Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Картиналар галереясенең кече залында "Рәссам Александр Халдеев истәлегенә"дигән күргәзмә ачылды. Рәссам иҗаты фәлсәфи һәм фаҗигале. Аның персонажларында тормыш драматизмы чагыла. Аның шәһәр пейзажлары трагизм белән сугарылган.

Александр Валерьевич Халдеев, талантлы график рәссам. 1959 елның 10 июнендә Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәрендә туа. 1986 елда Магнитогорск дәүләт педагогия институтының сәнгать-график факультетын тәмамлый. 1993 елдан – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән һәм эшләгән. Югары уку йортында укуны тәмамлауга ук А. Халдеев үзенең педагогик эшчәнлеген Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында сәнгать-график факультетында башлап җибәрә. Аннан соң эшен Кама сәнгать һәм дизайн институтында дәвам итте. Бу вакыт эчендә ул талантлы рәссамнар, педагоглар, дизайнерлар, сәнгать белгечләре тәрбияләгән. Алар арасында рәссамнар-РФ Рәссамнар берлеге әгъзалары, педагогия фәннәре галимнәре-кандидатлары, дизайнерлар-«Дизайнерлар берлеге»Халыкара ассоциациясе әгъзалары бар.

А. Халдиев эшләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекцияләрендә, Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Яр Чаллы шәһәрләренең картиналар галереяләрендә, Россия, Италия, Болгария шәхси коллекцияләрендә урын алган.

Күргәзмә 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 30 август 2019, 13:21