Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Республика көненә һәм Шәһәр көненә багышланган концертлар автокаланың барлык районнарында да җәелдерелде. «Ватаным Татарстан» исеме астында бәйрәм программасы Тукай яр буенда старт алды. Сидоровский паркында «Мәдәният мозаикасы» фестивале оештырылды. Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

«Бүген күпмилләтле һәм тату республика тарихында мөһим һәм әһәмиятле көн. Бу Россия Федерациясе тарихында да мөһим көн, чөнки Татарстан Республикасы-илнең иң алдынгы субъектларыннан берсе. Безнең төбәк халыклар дуслыгы һәм конфессияара татулык мөнәсәбәтләренең үрнәге булып тора. Яр Чаллы шәһәре – үзенчәлекле шәһәр һәм анда яшәүчеләр максатчан, уникаль кешеләр, алар буш кырга килеп, кыска гына вакыт эчендә биредә шәһәр төзегәннәр. Мин Чаллы халкына, өлкән буын вәкилләренә, беренче төзүчеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең һәрберегез үз эш урынында ярты миллионлы матур шәһәр барлыкка килсен өчен күңел, йөрәк, үз сәламәтлеген бирде», - диде шәһәр башлыгы.

Парк зонасы территориясендә интерактив мәйданчыклар һәм картиналар галереясе экспонатлары күргәзмәсе оештырылган иде.

Аннары Сидоровский паркында автокарнавал старт алды. Бәйрәм концертлары шулай ук Җиңү паркында һәм шәһәр мэриясе каршындагы мәйданда уза. 17:00 сәгатькә кадәр Җиңү паркында яшьләрнең иҗат коллективлары, күп санлы фестивальләр һәм конкурслар җиңүчеләре чыгышлары кунакларны сөендерәчәк. Шулай ук тамашачыларны интерактив конкурслар, уеннар һәм мастер-класслар көтә. Программа бию флэш-мобы белән тәмамланачак.

Яр буе паркы мәйданында да зур бәйрәм программасы оештырылган. Биредә 17:00 сәгатьтә "ЧАЛЛЫ-Татарстан горлыгы!" театральләштерелгән тамаша гөрлиячәк. 18:00 чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын Башкортстан Республикасының атказанган артисты Әнвәр Нургалиев сөендерәчәк.

Җомга, 30 август 2019, 15:03