Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Зәйтүнә Миңнегали кызы Абҗәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Зәйтүнә Миңнегали кызы ТАССРның Сарман районы Единобаш авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә туа. Туган авылында 8 сыйныфны тәмамлый. Сугыш вакытында басуда эшли, башаклар җыя. Сугыштан соң кассир-сатучы училищесында укый. 1955 елда кияүгә чыга һәм ире белән Пермьгә күчеп килә, анда ул сатучы булып эшли. 1965 елда Ставрополь краена Черкеск шәһәренә күчеп киләләр һәм анда ул 1972 елга кадәр 8 нче спорт мәктәбендә инструктор булып эшли. 1972 елда Яр Чаллыга килеп, ул анда КАМАЗга ВОХРга урнаша һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли. Ике баласы, ике оныгы, бер оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Шимбә, 31 август 2019, 09:17