Бер ел дигәндә "Евростиль" компаниясе Чаллыда былтыргысы кебек тагын бер мәктәп төзеде. 42 нче яңа мәктәп элеккегесе кебек үк 1224 урынга исәпләнгән. Тантаналы ачылыш бу дүшәмбе, 2 сентябрьдә узды. Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе мәктәп буйлап фотоэкскурсия тәкъдим итә, аны архитектор Елена Сафиуллина үткәрде.
Мәктәп дизайнының төп тематикасы – КАМАЗ заводы. Бина коридорларында автогигантның төп логотибын, стильләштерелгән фрескалар һәм йөк машиналарының модель рәте тәкъдим ителгән постерларны очратырга мөмкин.
Яр Чаллыда барлык яңа мәктәпләр дә девизлар белән тапшырыла. 42 нче мәктәпнең девизы болайрак яңгырый – "Проектлаштырабыз. Формалаштырабыз. Гамәлгә ашырабыз"
Китапханә диварында киләчәктә кирәкле һөнәрләр исемлеген күрергә мөмкин. Китапханәнең үзендә үк фонд, уку әсбапларыннан тыш, 5000ләп әдәби китап тупланган. 28 августта эш визиты белән яңа мәктәпкә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров килде.
Архитекторларның төп горурлыгы-витраж ишекләр. Физика һәм химия кабинетларында витражлы ишекләр генә түгел, диварлар да бар. Бу укытучыга уку процессында коридордагы киңлекләрне эшкә җигәргә мөмкинлек бирәчәк.
Махсуслаштырылган җиһазларга 217 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Уку процессында стилистик рәвештә бизәлгән диварлар да күзгә ташлана. География кабинеты янында дөньяның гаять зур картасы эленеп тора. Сүз уңаенда, барлык коридорларда да йомшак һәм каркас пуфлар урнаштырылган.
Кабинетларның диварлары предметлар белән аваздаш. Математика һәм геометрия кабинеты янында формулалар һәм геометрик фигуралар сурәтләнгән.
Татар теле кабинеты диварларын – Татарстанның төп милли бәйрәмнәре һәм истәлекле урыннары тасвирланган постерлар бизи. Фотоларның берсендә Чаллының КФУ студенты Ранис Гыйләҗетдинов, быелгы Сабан туеның "Абсолют батыры" сурәтләнгән.
Яңа мәктәп директоры Вадим Матюшин дизайннан читтә калмаган. Ул белеме буенча тарихчы һәм тарих кабинеты янында диварны мөһим вакыйгалар, полководецлар, Россия хакимнәре портретлары белән бизәү инициативасы белән чыккан.
Мәктәп буенча төрле кызыклы персонажларны очратырга була, алар билгеләү һәм уеннар өчен кулланыла. Башлангычлар блогында мультипликацион геройлар беренче сыйныфлар санын күрсәтәләр. Быел аларның саны 13кә җитте.
Коридорларда пуфлардан тыш биек диварлы модульле диваннар да урнаштырылган. Алар укучыларга берләшергә һәм фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк.
Ялтыравыклы идәндә укуга өндәүче язулар сурәтләнгән.
Яңа мәктәпнең коридорларында төрле формада ял итү ысуллары тәкъдим ителгән. Әйтик, тәнәфесләр вакытында укучылар шахмат яки аэрофутбол уйный ала.
Чаллының яңа мәктәбендә ике спорт залы бар, зур скалодром бар, биредә спортның команда төрләренә: волейбол, баскетбол уйнарга була.
Кечкенә зал көрәш белән шөгыльләнү өчен җиһазландырылган.
42 нче мәктәптә укучы рус лаптасында уйнарга өйрәнәчәк. Физкультура укытучысы Павел Теплов әлеге спорт төре Яр Чаллыда үсеш алачак дип уйлый.
Спорт залы коридорларның да бер өлешендә дәвам итә, дип әйтергә була: биредә кардиотренажерлар урнаштырганнар, йөгерү юллары да бар.
Мәктәптә ике бассейн – 25*11 метр һәм 12,5*6 метр мәйданлы.Ашханә якты фрескалар белән бизәлгән. Монда урындыклар урынына эскәмияләр пәйда булды, бу урынны гына түгел, идәннәрне юган вакытта да экономияләргә мөмкинлек бирә. Алар өстәл астында урнаштырыла.
Мәктәптә уку өчен генә түгел, иҗат өчен дә урын бар. Икенче катта маркерлар белән рәсем ясау өчен махсус такта барлыкка килде. Сүз уңаеннан, анда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев булачак укучыларга теләкләрен калдырдылар.
Инде икенче сентябрьдә 1200дән артык укучы яңа мәктәпкә киләчәк. Сыйныфларның саны - 47, шуларның 32се башлангыч мәктәптә һәм 15е төп мәктәптә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 сентябрь 2019, 12:49