Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда бүгенге көннән башлап барлык мәгариф учреждениеләрендә «мәктәп туклануы» КУП белән берлектә укучыларны тукландыру оештырылган.  Быел мәктәпләр дүрт һәм аннан да күбрәк балаларын бушлай ашатачак. Бу максатларга җирле бюджеттан 16 879 716 сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

"Туклануны оештыру сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр саны кимүен билгеләп үтү күңелле. Узган уку елында һәр мәгариф учреждениесендә туклануны оештыру сыйфатын саклау буенча комиссия төзелде, анда ата-аналар комитеты рәисләре дә кергән иде. Бу уңай тәҗрибәне без быел да сакларга планлаштырабыз", - диде ул.

Дүшәмбе, 2 сентябрь 2019, 08:19