Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар уза. 11 нче мәктәп укучыларын уку елы башлану белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев катнашты. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, мәктәптә бүген икеләтә бәйрәм – уку йорты капиталь ремонттан соң ачылды.

«Җирле хакимият тырышлыгы, республика җитәкчелеге һәм шәхсән Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без капиталь ремонтка җитди финанс чараларын җәлеп итә алдык. Мәктәп яңа сулыш алды. Ремонтка, җиһазларга, барысы да яңартылсын өчен 84 млн сумнан артык акча тотылган. Барыгызга да киләсе уку елында уңышлар телим, педагогларга рәхмәт белдерәсем килә. Яр Чаллы шәһәренең мәгариф системасы республикада һәм илдә иң яхшыларның берсе булып тора. Һәм монда укытучыларның да өлеше зур», - диде Наил Мәһдиев.

Мәктәп директоры Елена Мосолкова, үз чиратында, республика Хөкүмәтенә, Яр Чаллы мэрына һәм төзүчеләргә мәктәптә башкарылган капиталь ремонт өчен рәхмәт белдерде. «Бүген мәктәпнең икенче туган көне. Барлык коллектив, балалар, ата-аналар исеменнән Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиевка һәм төзүчеләргә мәктәпне капиталь төзекләндерү өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Хәзер безнең шәһәрдә һәм республикада иң яхшыларның берсе булу өчен бөтен шартлар да бар. Балалар, без сезне яңартылган мәктәп диварында каршы алырга шат. Озак-озак еллар мәктәп барыбызны да үзенең уңайлыклары белән куандырсын. Бик яхшы укыйсыз, Белем үрләренә омтылыгыз, спортта җиңүләргә ирешегез. Әти - әниләр һәм укытучылар сезнең белән горурлансыннар», - диде ул. 

Тантаналы линейка тәмамланганнан соң шәһәр башлыгы яңартылган мәктәп кабинетларын карап чыкты һәм укучылар белән аралашты.

Билгеләп үтик, мәгариф учреждениесендә төзелеш эшләрен Чаллының «Медик» ҖЧҖ компаниясе алып барды. Төзүчеләр бинаның түбәсен яңарттылар, фасадын җылыттылар, тәрәзәләр һәм ишекләрне алыштырдылар. Ремонт барлык сыйныфларда, ашханәдә, актлар һәм спорт залларында, медицина кабинетларында башкарылган.

Дүшәмбе, 2 сентябрь 2019, 09:50