Капиталь ремонттан соң Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 67 нче мәктәп ачылды. 30 ел эчендә беренче тапкыр учреждениедә капиталь ремонт үткәрелде. Ачылыш тантанасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
«Бу уку елы эчендә без мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга һәм тагын бер яңа мәктәп төзүгә ирештек. Монда җитди финанс чаралары кертелде. Без мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирәбез һәм нәтиҗәбез бар. Боларның барысы да үсеп килүче буын киләчәктә хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле булсын өчен эшләнә. Бүген күргәннәр – матур сүзләр түгел, ә реаль эшләр. Без шундый яхшы нәтиҗәләр белән горурланабыз һәм алга таба да яңа төзелгән һәм ремонтланган объектлар пәйда булсын өчен эшләячәкбез», – диде шәһәр мэры.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 2 сентябрь 2019, 14:24