Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Шәмсия Бәхтигәрәй кызы Акмалова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр ТАССРның Минзәлә районы Тәкермән авылында крестьян гаиләсендә туа. Дүрт сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында чәчү һәм кыр эшләрендә төрле эшче булып эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга һәм ире белән бергә Пермь шәһәренә яшәргә күченә. Яшьләрнең ике балалары дөньяга килә. Соңрак Нефтекама шәһәренә күчәләр. Лаеклы ялга чыкканчы Шәмсия Бәхтигәрәй кызы күн заводында эшли. Бүгенге көндә Шәмсия Акмалова кызы белән яши, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Юбиляр «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән аны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады.

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары – Миңнебаян Фәтхулла кызы Кыямова, Гөлсинә Зыятдин кызы Мөсавирова һәм Сина Гали улы Фәхретдинов 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

Миңнебаян Фәтхулла кызы Татарстан Республикасының Алексеевск районы Алпар авылында туа. Урта мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлый. 13 яшеннән үз яшьтәшләре белән колхозда эшли башлый. Кышын укый, җәен урман кисүдә йөри. 1951 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Борһан улы Кыямовка кияүгә чыга. Миңнебаян Фәтхулла кызы Яр Чаллыга 1980 елда күчеп килә. Озак еллар торак идарәсендә вахтер булып эшләп лаеклы ялга китә. Ире белән ике бала тәрбияләп үстерәләр, өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Гөлсинә Зыятдин кызы Татарстан Республикасының Тукай районы Иске Абдул авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда комбайнчы булып эшли. 1954 елда Нәкип Мөсәвир улы Мусавировка кияүгә чыга. 1967 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Гөлсинә Зиятдин кызы Круглое Поле тимер юл станциясендә эшләп лаеклы ялга китте. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

Сина Гали улы Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туган. Мәктәптән соң Ленинградның су транспорты инженерлары институтында югары белем ала. 1977 елда өйләнә һәм гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Сина Гали улы Кама төзелеш идарәсенең җитештерү-техник бүлеге башлыгы булып эшли. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бер оныклары һәм бер оныкчыклары бар.

Юбилярларның барысы да тыл хезмәтчәннәре, «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнделәр. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов исеменнән юбилярларга территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева бүләкләр тапшырдылар.

Дүшәмбе, 2 сентябрь 2019, 16:45