Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Вэйфанда (Кытай) 8, 10 һәм 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча дөнья беренчелеге тәмамланды. «Этюд» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Леонид Ефимов ярышларда мөмкин булган 11 очкодан 7,0 очко белән уңышлы чыгыш ясады һәм дөньяның иң көчле яшь шахматчылары арасында 15 нче урынны алды.

Чаллы шахматчылары шулай ук 11,13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар һәм 15,17,19 яшькә кадәрге кызлар арасында Казанда 21-30 августта узган Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар. 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында «Этюд» спорт мәктәбе шахматчысы Роберт Сафин (тренеры Игорь Князев) җиңүче булды. 11 яшькә кадәрге кызлар арасында көмеш медальләрне чаллылылар Лиана Хафизова (тренеры Рәмзия Самусенко) һәм Альмира Муллина (тренеры Эдуард Ашиев) яулады. Моннан тыш, тагын дүрт укучы ноябрьдә узачак Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнашу хокукына ия булды.

Дүшәмбе, 2 сентябрь 2019, 17:03