Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген, капиталь ремонттан соң, ЗЯБ бистәсендә урнашкан 15 нче «Күбәләк» балалар бакчасы тантаналы рәвештә ишекләрен ачты. Әлеге вакыйга уңаеннан балаларны, әти-әниләрне һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе педагогларын Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котлады. Ачылу тантанасында Комсомол районы башлыгы Александр Кислов катнашты.

Балалар бакчасына – 38 ел. Анда капиталь ремонт беренче тапкыр үткәрелде. Объектта эшләр Илнар Гайсин җитәкчелегендә Чаллының «Евростиль» оешмасы тарафыннан алып барылды. Төзүчеләр бу елның гыйнвар аенда эшкә керештеләр һәм кыска вакыт эчендә иске бинаны үзгәртеп кордылар.

Барлык эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 21 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Шәһәр хакимияте дә читтә калмады. Шәһәр бюджетыннан 1,6 млн сумлык җиһаз сатып алуга акча юнәлдерелде.

"Иске балалар бакчасыннан диварлар һәм хатирәләр генә калды. Быел без шундый тугыз балалар бакчасын ремонтладык. Без мәктәпкәчә учреждениеләрне яхшы норматив хәлгә китерергә тырышабыз. Ремонт эшләренең билгеле бер төрләренә республика акчалары бүлеп бирелә, әмма алар территорияне төзекләндерү һәм парковка өчен җитми. Балалар бакчасы XXI гасыр таләпләренә туры килсен өчен, без шәһәр акчаларын өстибез. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка һәм Чаллы төзүчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерәм", - диде Наил Мәһдиев.

Балалар бакчасы мөдире Флюра Буренина учреждениедә 27 ел эшли: «Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка, сезгә Наил Гамбәрович, командагызга мәктәпкәчә тәрбия бирү турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Башкарма комитетка, төзүчеләргә, әти-әниләргә һәм балалар бакчасы коллективына, тәрбияләнүчеләргә рәхмәт. Күрше йортларда яшәүчеләр исеменнән, территорияне төзекләндергән, парковка ясаганнары өчен зур рәхмәт», - диде ул.

Тәрбияләнүчеләр дәрәҗәле кунаклар өчен концерт программасы әзерләделәр.

Бәйрәм программасыннан соң кунакларга яңартылган балалар бакчасы буенча җентекле экскурсия уздырдылар. Шулай итеп, бина эчендә барлык төркемнәр һәм кабинетлар ремонтланган һәм җиһазландырылган.

 Һәр төркемдә бәдрәф бүлмәләре СанПин нормаларына туры килә.

Наил Мәһдиев балалар бакчасының һәр хезмәткәре белән аралашты, ремонтның сыйфаты белән кызыксынды.

Капиталь ремонт буенча республика программасы гамәлдә булган өч ел эчендә Яр Чаллыда 28 балалар бакчасы ремонтланган.

Сишәмбе, 3 сентябрь 2019, 15:14