Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел эшләтеп җибәрелгән «чүп реформасы» Татарстанның бакча җәмгыятьләрендә төрлечә чагылыш тапты. Тәҗрибә күрсәткәнчә, Чаллы бакчачыларына яңа реформа сизелерлек уңай үзгәрешләр китергән.

Чаллы бакчачылык ширкәте территорияләрендә күп төрле чүпләр очрый: агымдагы калдыклардан тыш, бакчачылар өйләреннән бирегә иске җиһазлар, тәрәзә рамнары, ишекләр һәм башкалар алып киләләр, ә аннан соң кирәге беткәч ташлыйлар. Бакча ширкәтләре рәисләре мондый хәл белән каты коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару өчен махсус мәйданчыклар булдырып көрәшергә карар кылдылар. Шәһәрнең коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте Ассоциациясе рәисе Виталий Быков билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә мәйданчык автокала чикләрендә урнашкан күпчелек җәмгыятьләрдә бар (алар Чаллыда барлыгы 14), әмма хәзер җәмгыятьләрдә чүп җыю шактый яхшы җайга салынган. Эшләр «ГРИНТА» төбәк операторы белән гамәлгә ашырыла, аларның эшчәнлегенә карата дәгъвалар юк. Моннан тыш, хәзер мәйданчыкларның эстетик ягы да бар: пөхтә, бердәм стильдә башкарылган, киртәләнгән, эчендә – яңа контейнерлар урнашкан. 

Виталий Быков сүзләренә караганда, бу проблеманы хәл итүдә төрле республика программаларында катнашу зур ярдәм булды. Татарстан хакимияте бакчачыларга җитди ярдәм күрсәтә. Узган ел  республиканың барлык коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренә ярты миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

Бакчачылык ширкәтләрендә каты көнкүреш калдыклары җыю өчен мәйданчыкларны яңарту дәвам итә. Аларда шулай ук юллар ясыйлар, су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлыйлар. Эшләр Тукай районында урнашкан бакчачылык ширкәтләрендә дә алып барыла. Алар дача сезоны ахырына тәмамланырга тиеш.

Сишәмбе, 3 сентябрь 2019, 15:43