Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең хезмәт активы белән очрашты. Бүген шәһәр мэриясендә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре җыелды. Җыелучылар 2019 елның җиде ае эчендә социаль-икътисадый үсешкә йомгак ясадылар һәм алга таба планнар билгеләделәр.

Очрашу башында шәһәр башлыгы җыелучыларны Белем көне белән котлады: «Без барыбыз да мәктәп, балалар бакчалары, мәгариф, тәрбия, мәдәният учреждениеләре ярдәмендә кеше булдык. Белем алдык. Шуңа күрә бу көн барыбыз өчен дә үзенчәлекле. Укытучыларыбызга, тәрбиячеләргә чиксез хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Бүген алар безнең өчен, балаларыбыз, шәһәребез, республика, илебез өчен башкарган эшләр – болар барысы да бик мөһим. Без педагогларның, тәрбиячеләрнең, барлык социаль-мәдәни өлкә хезмәткәрләренең тырышлыгын югары бәялибез. Яңа уку елы – ул һәрвакыт үзенчәлекле. Бу – яңа старт, бурычлар, укытучылар алдында да, коллективлар алдында да торган таләпләр. Яңа уку елы алдагысы кебек үк уңышлы һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам. Без сезнең хезмәтегез һәм тырышлыгыгыз, эшкә намуслы каравыгыз белән горурланабыз», – диде Наил Мәһдиев.

Кичә шундый ук очрашу Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинатында узды.  Наил Мәһдиев комбинат коллективы белән аралашты һәм җитештерүне карады. Чаллы башлыгы үз чыгышын биредә хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләреннән башлады: "Комбинат коллективы – базар конъюнктурасын белгән, яңа продукция чыгара, лидерлык позицияләрен ныгыта торган профессионаллар командасы. Предприятиедә масштаблы модернизация бара, иң заманча технологияләр кертелә, хезмәт хакы арта, комбинатның динамик үсешен күрәбез, һәм бу, әлбәттә, сөендерә", – дип билгеләп үтте ул.

Очрашу тәмамланганнан соң Наил Мәһдиев комбинат Россиядә беренче булып гамәлгә куйган 2019 елгы төп проектлар белән танышты. Катыргы фабрикасының ярдәмче корпусында «ANDRITZ» фирмасының (Австрия) барабанлы гидробүлгеч эшли башлады. Макулатура җибәрүнең яңа бүлеге җитештерүчәнлеге тәүлеккә 1200 тоннага кадәр тәшкил итә. Гофротара җитештерү фабрикасында зур габаритлы төргәкләр ясау өчен Jumbo линиясен урнаштырдылар. Җиһазлар белән тәэмин итүче – Engico Италия компаниясе, линиянең җитештерүчәнлеге – сәгатенә 1800 бит. БДБ территориясендә бу иң зур линия һәм комбинат бүген зур габаритлы тара секторында лидер булып тора.

Сишәмбе, 3 сентябрь 2019, 17:18