Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев капиталь ремонттан соң 6 нчы хастаханәне карап чыкты. Билгеләп үтик, сәламәтлек саклау учреждениесендә ремонт эшләре ике ел дәвамында алып барылды. Эшләрнең бәясе 212,6 млн сум тәшкил иткән. Яңартылган учреждение буенча экскурсияне шәһәр башлыгы өчен хастаханәнең баш табибы Нияз Мөҗәһитов уздырды. Мэр персонал белән аралашты, аларга ремонтның сыйфаты буенча сораулар бирде.
Пациентлар белән дәресне дәвалау физкультурасы буенча инструктор үткәрәчәк. Бассейн касәсендә су дезинфекцияләгәндә зарарсыз концентрация чаралары һәм ультрашәмәхә нурлары белән суны ионизацияләү методы кулланыла.
Учреждениене карагач, Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, соңгы ике елда Яр Чаллыда сәламәтлек саклау учреждениеләрендә заманча шартлар булдыруга 2 млрд сум акча кертелгән. "2017 елда барлык шәһәр поликлиникалары өчен норматив халәткә китерү һәм заманча җиһазлар сатып алу өчен 1,5 млрд сум бүлеп бирелде. Без барлык 15 поликлиниканы да рекордлы кыска вакыт эчендә ремонтладык. 2018 елда 500 мең сум акча бүлеп бирелде. Яр Чаллы шәһәре, Татарстан Республикасы кебек үк, үсеш режимда яши. Урында тормыйбыз. Бүген кичәгегә караганда яхшырак. Иртәгә бүгенгегә караганда да яхшырак булачак!"- дип билгеләде мэр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 3 сентябрь 2019, 16:59