Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Капиталь ремонттан соң Яр Чаллыда 73 нче «Кечкенә ут» гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы ачылды. Бу – 43 ел элек төзелгән бинада беренче капиталь ремонт. Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Роман Мугерман һәм шәһәр Советы депутаты Рәшит Шәмсетдинов педагогларны, әти-әниләрне һәм бакчада тәрбияләнүчеләрне тантаналы вакыйга белән котладылар.

Капиталь ремонттан соң мәктәпкәчә учреждениедә өстәмә ясле төркеме ачылды.

Төркемнәр яшь чаллылыларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү өчен җиһазлар белән тәэмин ителгән.

Балалар бакчасы территориясендә яңа верандалар, куркынычсыз өслекле спорт мәйданчыгы барлыкка килде.

Төзелеш эшләрен генераль директор Айрат Нәбиев җитәкчелегендәге Чаллының «Спецпокрытие» компаниясе алып барды.

Ремонт эшләренең бәясе 50,5 млн сум. Муниципаль бюджеттан кирәк-ярак һәм җиһазлар сатып алу, шулай ук территорияне төзекләндерү өчен 11 млн сум акча бүлеп бирелгән.

 Ремонт нәтиҗәсендә балалар бакчасы янындагы территориядә яңа асфальт һәм парковка барлыкка килде.

«Без балалар бакчасының үзендә генә түгел, якын-тирәдә дә ремонт эшләрен күңелебез белән башкардык: асфальт салу, бетонлау эшләре узды. Микрорайонда яшәүчеләргә, әти-әниләргә уңайлы булсын өчен парковкалар, тротуарлар ясадылар. Без балалар өчен акчаны кызганмыйбыз, чөнки безнең яшь чаллылылар – шәһәрнең киләчәге икәнлеген аңлыйбыз. Биредә КАМАЗның булачак хезмәткәрләре тәрбияләнә, бәлки, шәһәрнең булачак хакиме дә», - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Капиталь ремонттан соң 250 урынга исәпләнгән балалар бакчасы 13 нче төркем белән эшли. Мәктәпкәчә учреждение музыка залы, заманча медицина блогы, методик кабинет, кер юу бүлмәсе һәм психолог кабинеты белән җиһазландырылган.

Шәһәр башлыгы балалар бакчасы коллективына сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар кунаклар өчен бәйрәм концерты әзерләгән.

Чәршәмбе, 4 сентябрь 2019, 10:32