Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Истәлекле чарада Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты. Шәһәр башлыгы гаиләләрне балалары туу белән котлады һәм 51 Чаллы гаиләсенә ана капиталы сертификатлары тапшырды.

«Әлеге дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышында 41 меңнән артык гаилә ана капиталын алды. Бу – Россиянең тулы бер шәһәре! Әлеге шатлыклы вакыйганы уртаклашу, балаларыбыз туу бик күңелле. Балаларның шатлыклы авазын ишетү үзе бер бәхет. Мин үзем ике бала атасы. Бүген мине өч оныгым сөендерә», - диде Наил Мәһдиев.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, программа Яр Чаллыда 2007 елдан бирле тормышка ашырыла. 41 меңнән артык сертификат хуҗасының 35 меңе ана капиталы акчаларын тулысынча яки өлешчә файдаланган.

Чарадан фотоларны Вконтакте челтәренең "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә карарга мөмкин.

Чәршәмбе, 4 сентябрь 2019, 13:52