Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Баскетбол һәм волейбол уеннары өчен универсаль спорт мәйданчыгы 45 нче мәктәп территориясендә ачылды. Тантаналы ачылышта ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов, шәһәр Советы депутатлары Олег Коробченко һәм Илнур Исмәгыйлев катнашты.

"Соңгы елларда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән республика программасы буенча Татарстанда һәм безнең Яр Чаллы шәһәрендә яхшы спорт мәйданчыклары төзелә. Сез дә тере шаһитлар, сезнең күз алдыгызда бу территория матур итеп үзгәрде. Ул бүген бөтенләй башка төргә ия, бик кирәкле функционал. Республика тарафыннан бүлеп бирелгән финанс ресурсларының безнең егетләр һәм кызлар – спортны яратучылар, спорт белән дус булганнар өчен эшләве безне бик куандыра. Яр Чаллы – спортның төрле төрләрен үстерүче яхшы шәһәр. Республика программасы буенча башкарылган эшләр сезгә хезмәт итсен иде", - диде Наил Мәһдиев.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм спорт министрлыгы исеменнән җыелучыларны Алмаз Мингулов сәламләде: "Мин бу мәйданчыкта чемпионнарның рекордлар куюын телим. Әйтергә кирәк, Яр Чаллыда, чыннан да, спорт үссен өчен, барлык шартлар да тудырыла. Республика программасы нигезендә универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше 2013 елдан бирле алып барыла һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез. Шулай ук эре объектлар да төзеләчәк. Шәһәрдә безне Россиядә генә түгел, дөньяда да күрсәтәчәк чемпионнар бар дип ышанам. Бу мәйданчыкларда һәрвакыт тормыш кайнавын телим", - диде ул.

Мәктәпнең баскетбол командасы дәрәҗәле кунаклардан истәлекле тупта автографлар калдыруларын сорады.

Объектның бәясе 2 млн сумнан артык. Быел Яр Чаллыда барлыгы 25 млн сумлык 7 яңа спорт мәйданчыгы ачылачак.

Чәршәмбе, 4 сентябрь 2019, 14:35