Германиядә (Брахфельде шәһәрендә) TREC ат туризмы буенча Европа беренчелеге узды, анда Австрия, Швейцария, Испания, Франция, Бөекбритания, Италия, Португалия, Россия, Швеция һәм башка спортчылары катнашты.
Стартка 58 спортчы кертелде: 32 кызлар һәм егетләр (16-21 яшьтәгеләр арасыннан) һәм 26 малай һәм кызлар (14-18 яшьлекләр арасыннан). Россия җыелма командасына «Тулпар» ат спорты мәктәбе шәкерте Мария Ксенофонтова да эләкте. Барлык дистанцияләрнең нәтиҗәләре буенча Мария Ксенофонтова 267 балл җыеп, 26 катнашучыдан 8 урынны алды.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 сентябрь 2019, 16:24