Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда төлкене ауларга 15 сентябрьдән 29 февральгә кадәр, кондызга 29 февральгә кадәр (1 октябрьдән башлап), куянга 15 октябрьдән 10 гыйнварга кадәр,  сусарны аулауга 15 октябрьдән 29 февральгә кадәр рөхсәт алырга мөмкин. 

КФҮтә гариза бирү өчен, үзең белән паспорт, федераль үрнәктәге аучылык билеты булуы зарур, шулай ук дәүләт пошлинасын һәм билгеле очракларда хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемын түләргә кирәк. Рөхсәтләр, алдан язылмыйча гына, «тере» чират буенча биреләчәк. Исегезгә төшерәбез, күп функцияле үзәкләр ачык аучылык җир-суларында ауларга рөхсәт бирә.

Бирелгән рөхсәт өчен дәүләт пошлинасын да алдан ук түләргә мөмкин. Реквизитларны ТР биоресурслар комитеты сайтында яки КФҮтә алырга мөмкин. Квитанция аучы исеменә түләнергә тиеш.

Рөхсәт кәгазендә күрсәтелгән ау вакытының соңгы чорыннан соң 20 көн эчендә, гариза бирүче КФҮкә табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат бирергә тиеш. Хәзерге вакытта күп функцияле үзәкләрдә киек кошларга көзге-кышкы ау чорына рөхсәтнамә алырга мөмкин.

Чәршәмбе, 4 сентябрь 2019, 17:09