Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Әдия Әдиҗан кызы Нәҗипова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбиляр ТРның Минзәлә районы Күзкәй авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында хастаханәдә санитарка булып эшли. 1954 елда кияүгә чыга һәм ире белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы ул йогышлы авырулар хастаханәсендә эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, җиде оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Әдия Әдиҗан кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 сентябрь 2019, 09:10