Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Түбән Новгород өлкәсенең Андреевка авылында туган Елизавета Константиновна Коробовага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Елизавета Константиновна Андреевка авылы колхозында эшли.

Сугыштан соң һәм пенсиягә чыкканчы ул Нижегород өлкәсенең Чистое бистәсендә туку фабрикасында үтүкләүче булып эшли. 2000 елда ул Яр Чаллы шәһәренә күченеп килә. Елизавета Константиновна өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Константиновна Коробова юбилей уңаеннан котлаулар кабул итте.

Пәнҗешәмбе, 5 сентябрь 2019, 14:51