Бүген «КАМАЗ» мәдәният сараенда шәһәр мэры Наил Мәһдиев автокаланың бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Ул шәһәр предприятиеләре җитәкчеләренә рәхмәт белдерде, кече һәм урта бизнес Чаллыда яшәүче 55 мең кешене эш урыннары белән тәэмин итә, дип билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы Яр Чаллының 2019 елның җиде аенда социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре һәм киләсе елларга планнары турында сөйләде.
Мэр җыелучыларның игътибарын шәһәрнең социаль объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү темасына аерым юнәлтте: «Ел саен без юлларны ремонтлауга 2,5 млрд сум алабыз. Ел саен бер мәктәп төзибез. Быел алты балалар бакчасы төзелде, татар драма театры төзелешенә керештеләр, рус театры, ясалма бозлы ике боз аренасы, йөзү бассейны һәм башка бик күп объектлар төзелә башлады», – диде мэр.
Шулай ук агымдагы елда «Энергетик» мәдәният сараен 100 млн сумлык ремонтлау планлаштырыла. ГЭС һәм Гренада мәдәният һәм ял паркында да төзекләндерү эшләре көтелә. Ике ял зонасын реконструкцияләүгә республика бюджеты тарафыннан 247 млн сум бүлеп бирелгән. 2019 елда Яр Чаллы 13 республика программасында катнаша, алар кысаларында, федераль һәм республика бюджетлары хисабына, гомуми суммасы 7 млрд 156 млн сумлык төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт алып барыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 сентябрь 2019, 14:28