«Түбән Кама» милли паркының «Бережок» ял базасы территориясендә социаль приютларда тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр өчен «Робинзон» хәрби-патриотик слеты узды. Анда республиканың тугыз районыннан 10 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 50дән артык балигъ булмаган бала һәм яшүсмер катнашты.
Һәр командага жюри лаеклы бәя бирде. Яр Чаллының «Асылташ» социаль приюты командасы җиңү яулады. Әгерҗенең «Ласка» социаль приюты командасы икенче урынны алды. Саба районыннан «Тургай» командасына өченче урын бирелде. Барлык катнашучыларга да дипломнар, грамоталар һәм кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.
"Робинзон-2019" слетында шулай ук республика шахмат-шашка турниры да узды. «Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләрнең берсе шахмат буенча иң яхшы уенчы булды. Шашка уенында «Ласка» приютында тәрбияләнүче яшүсмер җиңүче дип танылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 5 сентябрь 2019, 16:50