Капиталь ремонттан соң Яр Чаллыда 84 нче катнаш төрдәге "Көмеш тояккай" балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение бинасына – 41 ел. Анда капиталь ремонт беренче тапкыр үткәрелде. Тантаналы вакыйга белән балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев котлады.
![](/upload/files/user/садик_сер.копытце.jpg)
Капиталь ремонттан соң бина яңа сулыш алды. Бакча территориясендә керү урыны һәм юллар ремонтлау эшләре башкарылган. Фасадлар, керү төркемнәре һәм верандалар яңартылган. Гадәттәгечә, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау кысаларында тирә-юньне дә төзекләндерделәр.
![](/upload/files/user/территория_сада1.jpg)
Объекта ремонт эшләре "Бәрәкәт" төзелеш компаниясе тарафыннан башкарыла. Ремонт бу елның гыйнварыннан сентябренә кадәр барды.
![](/upload/files/user/тояккай.jpg)
Мәртәбәле кунакларны концерт программасы белән каршы алдылар.
![](/upload/files/user/тояккай_2.jpg)
Ремонт эшләренең бәясе 50 млн сумнан артык тәшкил итте, шуның 31 млн сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелде. Өстәмә рәвештә шәһәр бюджетыннан мебель һәм җиһазлар сатып алу һәм территорияне төзекләндерү өчен акча бүленгән.
![](/upload/files/user/мэр15.jpg)
«Капиталь ремонтны без намус белән башкарабыз. Моның өчен Республика бюджетыннан 30 млн сумнан артык акча күчерелде. Калган 20 млн шәһәр казнасыннан әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү, элек булмаган парковка урыннары ясау, җиһазлар сатып алу өчен бүлеп бирелде. Боларның барысы да-яшь чаллылыларны тәрбияләү һәм үстерүгә өлеш кертү. Без барыбыз да балаларыбыз һәм оныкларыбызның балачагы ваемсыз һәм бәхетле булуын телибез. Монда 200ләп гаилә баласын йөртәчәк», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Балалар бакчасы эчендә дә шактый үзгәрешләр булды. Барлык төркемнәр һәм кабинетлар, медицина блогы яңартылды.
![](/upload/files/user/группа.jpg)
Әлеге бакчага 195 бала йөриячәк.
![](/upload/files/user/группа_2.jpg)
Яңартылган спорт залы төрле төсләрдән балкып тора.
![](/upload/files/user/гр.jpg)
![](/upload/files/user/гр_2.jpg)
Кер юу бүлмәсе һәм ашханәдә дә яңа җиһазлар барлыкка килде.
![](/upload/files/user/гр_3.jpg)
Билгеләп үтәргә кирәк, быел Яр Чаллыда тугыз балалар бакчасы капиталь ремонтланды. Өч ел эчендә барлыгы 28 мәктәпкәчә учреждение яңартылды. Моннан тыш, «Демография» илкүләм программасы буенча 2019 елда алты яңа мәктәпкәчә учреждение төзелде.
![](/upload/files/user/ку.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.