Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда 126 нчы катнаш төрдәге «Сәйләннәр» балалар бакчасы ачылды. Бу быел шәһәрдә «Демография» илкүләм проекты буенча алтынчы балалар бакчасы һәм ЗЯБ поселогының 14 комплексында бердәнбер төзелгән бакча. Микрорайон халкын көтеп алынган вакыйга белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов котладылар.

«Без барыбыз да балачактан. Без, өлкәннәрнең балаларны авырлыклардан саклап каласы, аларга иң яхшысын бирәсе килә. Моны ике бала атасы, өч тапкыр бабай булуымнан чыгып әйтәм. Безнең яшь чаллылылар –  әти-әниләренең өмете һәм таянычы, шәһәрнең киләчәге. Без алар заманча таләпләргә туры килә торган мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрсен өчен барысын да эшлибез. Бу балалар бакчасында тәмле итеп ашатсыннар, яратырга, дус булырга, әти-әниләргә, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәтсеннәр», - диде Наил Мәһдиев.

3 320 кв.м мәйданда башлангыч, кече һәм зуррак мәктәпкәчә яшьтәге 220 бала өчен 12 төркем җиһазландырылган. Бер төркемгә 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр психик үсешләрендә тайпылышлар булган балалар йөриячәк.

Балаларны төрле яклап үстерү өчен спорт һәм музыка дәресләре заллары, психолог һәм логопед кабинетлары, махсус түгәрәкләр һәм укыту бүлмәләре каралган.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе үсеп килүче буынны өйрәтү, тәрбияләү өчен барлык заманча таләпләргә туры килә.

Балалар бакчасы төзелешенә 197 млн сумнан артык акча тотылган. Төзелешкә акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. 17,5 млн сумлык җиһазлар сатып алуга федераль бюджеттан финансланган.

Җомга, 6 сентябрь 2019, 18:10