Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллыда бакчачылар көненә багышланган «Алтын көз» бәйрәме узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Комсомол районы башлыгы Александр Кислов һәм Яр Чаллы бакчачылары ассоциациясе рәисе Виталий Быков катнашты.

Кунаклар күргәзмәне карап чыктылар һәм бакчачылык ширкәтләре рәисләре белән аралаштылар.

«Бу урын соңгы елларда, тәртипкә китергәннән соң, кирәкле, уңайлы, халык күпләп җыела торган урынга әйләнде. Бүген безнең шәһәр халкының хезмәт сөючән өлеше тәкъдиме белән – мин бакчачыларны күздә тотам, "Алтын көз" бәйрәмен үткәрергә булдык. Бакчачылык, яшелләндерү белән шөгыльләнүче кешеләр – табигатькә аерым карашлы», – дип мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев катнашучыларга. – Татарстан Республикасында Безнең бакча җәмгыятьләренә, ширкәтләренә ярдәм итү буенча программа кабул ителүе бик мөһим. Без хакимият хәл итәргә тиешле кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Шәһәр проспектларын тәртипкә китереп кенә калмыйча, үз тырышлыклары белән яхшы, экологик яктан чиста продукция җитештерүче кешеләргә дә ярдәм итәчәкбез. Хезмәтегез, кылган гамәлләрегез өчен сезгә дан һәм хөрмәт

Чаллы бакчачылары ассоциациясе рәисе Виталий Быков, үз чиратында, Лесоцех районындагы юлны төзекләндергән өчен шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

Чаллылылар өчен шәһәрнең иҗат коллективларыннан концерт программасы әзерләнгән иде.


Җомга, 6 сентябрь 2019, 18:51