Яр Чаллыда гомумшәһәр өмәсе үткәрелде. ГЭС бистәсендә мәдәният һәм ял паркындагы территорияне массакүләм җыештыру эшенә 1120 кеше кушылды. Болар – Башкарма комитет, предприятие һәм идарәче компанияләр, Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре һәм битараф булмаган чаллылылар. Чарада Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин катнашты.
Өмәдә катнашучылар киселгән корыган агачларны җыештырдылар һәм парк территориясен көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар.
Парк зонасында масштаблы реконструкция планлаштырыла. Ял итү зонасын төзекләндерү концепциясе өстендә архитекторлар командасы, шул исәптән шәһәр төзелешен үстерү хезмәте белгечләре эшли.
Өмәдән фоторепортажны Вконтакте челтәренең "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" төркемендә карарга мөмкин.
Шулай ук Автозавод һәм Үзәк районнар территориясендә өмәләр узды. Горзеленхоз, ТИҮ, идарәче компанияләр белән берлектә 60лап кеше җыештыру эшләрен башкарды. Педагогия көллияте һәм сәүдә-технология көллияте студентлары яр буе паркы территориясендә 10 капчык чүп-чар һәм Табиев яр буенда 15 капчык чүп-чар җыйдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 7 сентябрь 2019, 12:42