Бүген сайлау көнендә чаллылылар өчен шәһәр иҗтимагый киңлекләрдә мәдәни-күңел ачу чаралары оештырылды. Шулай итеп, 10:00 сәгатьтә Җиңү паркындагы бәйрәм чараларына старт бирелде. Бу минутларда анда "КАМАЗ" мәдәният сарае иҗат коллективлары катнашында концерт программасы уза, ә паркның яшел зонасында интерактив зоналар һәм шахмат буенча турнир оештырыла. Биредә чаралар 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
![](/upload/files/user/IMG-20190908-WA00131.jpg)
![](/upload/files/user/IMG-20190908-WA00172.jpg)
Шәһәрнең икенче өлешендә - "Энергетик" мәдәният сарае каршындагы мәйданда 11:00дән 13:00 сәгатькә кадәр "Россия тавышлары" дигән концерт программасы планлаштырылган. 12:00 сәгатьтә мэрия каршындагы мәйданда шәһәрнең яшьләр иҗат коллективлары катнашында күңел ачу программасы башланып китәчәк. Алар арасында оригами буенча мастер-класслар, декоратив эшләнмәләр ясау, аквагрим ясау, спидкубинг буенча ярышлар һәм башкалар бар. Моннан тыш, фотозоналар һәм интерактив мәйданчыклар эшли, спорт чаралары уза.
Кичке чара 17:00 сәгатьтә "Яшьләр урамы" дигән концерт программасы белән башлана һәм бию конкурсы белән дәвам итәчәк.
![](/upload/files/user/IMG-20190908-WA00151.jpg)
15 00-16:00 сәгатьләрдә Габдулла Тукай исемендәге яр буенда бәйрәм чаралары планлаштырылган. Анда «Көзге микс» дип исемләнгән концерт программасы узачак. Автокалада яшәүчеләрне һәм шәһәребез кунакларын яшь музыкантлар – сәнгать мәктәпләре укучылары үзләренең таланты белән сөендерәчәк. Концерт программасында балалар сәнгать мәктәпләре укытучылары башкаруында төрле әсәрләр яңгыраячак. Классик һәм джаз музыкасын яратучылар «Визит» джаз оркестры чыгышы белән хозурлана алачак.
![](/upload/files/user/IMG-20190908-WA00111.jpg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.