Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда бүген мәктәп Укучылар советлары спикерларын һәм шәһәр Укучылар советы депутатларын сайлаулар уза. Мәктәп сайлау комиссияләре шәһәрнең 63 мәктәбендә оештырылган. Мәктәп үзидарәсенең яңа составын сайлауда 1-11 сыйныф укучылары катнаша. Һәр сыйныф үз кандидатын мәктәп спикеры постына тәкъдим итә. Исегезгә төшерәбез, шәһәр Укучылар советының гамәлдәге спикеры булып Аделина Мешалкина тора, ул 11 нче мәктәп укучысы.

Һәр мәктәптә уртача 4әр кандидат тәкъдим ителә. Иң күп тавыш җыйган кандидат - мәктәп спикеры, ә икенче урын иясе - шәһәр Укучылар советы депутаты.

Чаллыда мәктәп үзидарәсенә сайлаулар 2013 елдан бирле үткәрелә. Мәктәп советы каршында Мәгариф, мәдәният, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, мәгълүмат һәм ММЧ, яшүсмерләр хокукларын яклау һәм социаль яклау комитетлары эшли. Шәһәр Укучылар советы инициативасы, мәктәп Укучылар советы ярдәме белән «Мәдәни Чаллы», «Яшьләр - сәламәт яшәү рәвеше өчен», «Җиңү өчен рәхмәт!» проектлары, «Яңа ел хыялы» хәйрия акциясе гамәлгә ашырыла.

Якшәмбе, 8 сентябрь 2019, 09:28