Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышына депутатлар сайлау уза. 173 участок 07:00дә ачылды һәм 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Шәһәрдә 390 меңнән артык сайлаучы тавыш бирү хокукына ия. Тавыш бирүчеләргә ике бюллетень бирелә: партияне (барлыгы 7 партия) һәм депутатны (Чаллы буенча барлыгы - 33 кандидат) сайлау өчен. Участокларда 547 күзәтүче эшли. 600дән артык полиция хезмәткәре һәм җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү идарәсе белгечләре куркынычсызлык сафында тора. Татарстан Республикасында Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге, шулай ук "Җәмәгатьчелек фикере - Татарстан" фонды тарафыннан 19 участокта сораштыру үткәреләчәк. Параллель рәвештә Яр Чаллыда Шәһәр укучылар Советына сайлаулар уза.

Барлык участокларда да чаллылылар "Безнең ишегалды" күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү республика программасы буенча анкета калдыра алалар, анда кешеләр ишегалларын төзекләндерү төрләренең (юлларга һәм тротуарларга асфальт салу, балалар өчен уен мәйданчыгы урнаштыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, парковканы киңәйтү һ.б.) мөһимлеген билгелиләр.

Якшәмбе, 8 сентябрь 2019, 07:06