Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда «Бала хокук дөньясында» - «Бала хокук даирәсендә» дип исемләнгән VI Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар конкурсы старт алды. Конкурсны оештыручылар – ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Юстиция министрлыгы, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе, «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы. Конкурста 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр аерым-аерым да, төркемнәр яки иҗат коллективлары составында да катнаша ала. Видеоролик жанры катнашучылар тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә (интервью, репортаж, видеоклип, мультфильм һ.б.). Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм һәрберсе 20 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Гаризаны 10 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына теләсә кайсы электрон вариантта видеоролик (CD - яки DVD-диск, флеш-җыючы һ. б.) җибәрергә кирәк. Бер гаризага бер видеоролик куелырга мөмкин. Теркәлгән видеоролик белән гариза түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420015, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт (2 нче кат) яки e-mail: rebenok-v-mire-prav@yandex.ru). 

Конкурс турында Нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин.

Чәршәмбе, 11 сентябрь 2019, 08:33