Яр Чаллыда яшәүчеләргә «Россиянең югары социаль нәтиҗәле ия оешмасы – 2019» Россиякүләм конкурсында катнашырга тәкъдим итәләр. Конкурс 2000 елдан бирле ел саен үткәрелә. Аның максаты – социаль мәсьәләләрне оешмалар дәрәҗәсендә хәл итүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, иң яхшы социаль проектларны ачыклау, уңай социаль имидж булдыру.
Бу оешмалар өчен актив корпоратив сәясәт, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту, социаль партнерлыкны үстерү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һ.б. мөмкинлекләр. Тулырак мәгълүмат белән биредә танышырга була.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 10 сентябрь 2019, 10:07