Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бөек Ватан сугышы ветераны Нина Ивановна Рудниченкога 90 яшь тулды. Нина Ивановна Казахстан ССРның Чимкент өлкәсе Глинкий авылында күп балалы гаиләдә туа. 7 сыйныфны тәмамлый. сугыш вакытында туган авылында эшли. Сугыштан соң машина-трактор станциясенә секретарь булып эшкә урнаша, аннары, мөстәкыйль рәвештә бухгалтерлык эшен өйрәнеп, бухгалтериягә күчә. 1953 елда кияүгә чыга. Ир белән хатын 66 ел бергә, биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Яр Чаллыга 70 нче еллар башында күчеп килгән Нина Ивановна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова һәм Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котладылар.

Сишәмбе, 10 сентябрь 2019, 12:13