Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Чиста уеннар" - ул призлар һәм бүләкләр белән зур экологик квест. Ике сәгать эчендә катнашучыларга аерым-аерым җыелган калдыкларның саны буенча ярышырга, табышмакларны чишәргә туры киләчәк. Калдыкларның җыелган күләме өчен баллар исәпләнә. Өстәмә очколарны аерым җыю, «артефакт» өчен квест вакытында табылган гадәти булмаган предметлар, шулай ук өстәмә биремнәр өчен алырга мөмкин. Уенның максаты - максималь күләмдә чүп җыю. Квест җиңүчеләре призлар алачак, ә барлык кунакларны пикник көтә. Уен вакытында җыелган барлык калдыклар эшкәртүгә тапшырыла.

14 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә беренче тапкыр «Чиста уеннар» мәктәп-студентлар уеннары узачак. Ярышларда урта һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Һәр командада 5 кешегә кадәр – 4 укучы һәм 1 укытучы (14 яшькә кадәрге балалар бары тик өлкәннәр озатуында гына катнаша ала). Шул ук вакытта катнашучылар 18 яшькә кадәр үзләре белән әти-әниләреннән язма рөхсәт алырга тиеш. Уенда катнашу өчен теркәлергә һәм командадан гариза бирергә кирәк. 2019 елның 12 сентябренә кадәр уенга https://cleangames.ru/events/NCh3 сылтама буенча теркәлү сорала: 

Ярышлар 14 сентябрьдә иртәнге сәгать 9да Ф. Табеев исемендәге яр буенда башлана. (шәһәр флагы торган калкулык. «ЯР ЧАЛЛЫ» язуы янында старт биреләчәк).

21 сентябрьдә шәһәр пляжына керү юлында югары парковкада Яңа шәһәрдә «Чиста уеннар» гаилә уеннары старт ала. Бу ярышларда төрле яшьтәге чаллылылар да катнаша ала, ә командада, һичшиксез, зурлар булачак (18 яшьтән өлкәнрәкләр). Уенга теркәлү: https://cleangames.ru/events/NCh4.

Пәнҗешәмбе, 12 сентябрь 2019, 13:01