Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бөек Ватан сугышы ветераны Зәбидә Сәгыйть кызы Мөхетдиновага 90 яшь тулды. Зәбидә Сәгыйт кызы Башкорт АССРның Каран-Елга авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Приморье краеның Владимир-Александровское авылында пешекче булып эшли. 1954 елда Чирмешән районының Иске Кади авылына кияүгә чыга. 1977 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга килә, анда пенсиягә чыкканчы «КАМАЗ» ААҖдә җыештыручы булып эшли. Зәбидә Сәгыйт кызы 4 бала тәрбияләп үстергән, 5 оныгы, 5 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгынының оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. 

 Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов котлады.

Чәршәмбе, 11 сентябрь 2019, 09:39