Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Әгәр эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмаячак, дигән ялган мәгълүмат таралу очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә эләкмәскә чакыра.

Гамәлдәге законнар нигезендә, хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер, эш чорында урын алган барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсия ала башлый.

Исегезгә төшерәбез, хезмәт эшчәнлеген туктаткан алучыларның пенсиясен индексацияләүне яңарту һәм аны түләү тулысынча эштән азат ителү датасыннан соң (дүртенчегә) өч ай узгач башлана. Көтү вакыты (өч ай) пенсионерга бер тапкыр компенсацияләнә.

Шикле барлык очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга «кайнар линия»гә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

Чәршәмбе, 11 сентябрь 2019, 11:56