Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының ИТ-паркында 36 нчы стартап-проектларын сайлап алу үтте. Өч проект турыдан-туры сайлап алу уздылар: медицина интерактив сервисы, һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге буенча кушымта, шулай ук кафе һәм рестораннар өчен сервис. Проектлар белән беренче танышканнан соң, экспертлар мастер-класслар үткәрделәр.

"Электрон арбитраж" хокукый стартапына нигез салучы Дмитрий Хитров, ни өчен барлык уңышлы проектларны да онлайнга күчерергә мөмкин булмавы турында сөйләде. "Домсканнер" компаниясеннән Константин Орлов "стартап үсеше буенча чикләүләр – башта яки компаниядә" темасы буенча мастер-класс үткәрде һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Ә BUMA Маркетинг агентлыгына нигез салучы Илнар Мифтахов интернет-маркетинг өлкәсендәге серләр белән уртаклашты, табышны арттырырга мөмкинлек бирәчәк 5 digital-инструментлар турында сөйләде.

Кич белән сайлап алуда катнашучылар һәр эксперт белән үз проектлары турында фикер алыштылар. Киңәш-тәкъдимнәрне ишетеп, финал чыгышлары алдыннан алар проектның барлык нечкәлекләренә яңадан төшенеп, презентацияләрне яңарттылар.

Икенче көн Шамил Хәмәдиевнең "Без проектлар белән ничек эшлибез" дигән мастер-классыннан башланды, шуннан соң экспертларга ел дәвамында проектны Бизнес-инкубатор трекерлары күзәтүе астында үстерә алучыларны билгеләргә кирәк булды. Кызу фикер алышулардан соң яңа резидентлар билгеләнде: табиблар өчен мәгълүмат системасын, пациентлар турында мәгълүматны үзәкләштереп саклау системасын, мәктәп укучыларының һәм яшьләрнең һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге өчен шәһәр - мобиль кушымта; Food Saver - сатылмаган кондицияле азык-төлек һәм кибет, рестораннардагы продукция заказы буенча сервис.


Чәршәмбе, 11 сентябрь 2019, 13:54