Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Тамара Константиновна Севастьяновага 90 яшь тулды. Тамара Константиновна Ленинградта туа. Сигез сыйныфны, аннан педагогия институтын тәмамлый. 1952 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән бергә Новокуйбышевск шәһәренә, соңрак Түбән Камага күчеп килә, анда мәктәпкә биология укытучысы булып урнаша. 1971 елда,  тормыш иптәше КАМАЗ ТЭЦының баш инженеры итеп билгеләнүгә бәйле рәвештә, гаилә Яр Чаллыга килә. Лаеклы ялга чыкканчы Тамара Константиновна 3 нче урта мәктәптә биология укытучысы булып эшли. Ире белән ике бала үстергәннәр, 3 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Тамара Константиновна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Россия президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярга Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Ольга Коболтяну котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Чәршәмбе, 11 сентябрь 2019, 16:45