Традиция буенча 18/10 йорты территориясендә ишегалды бәйрәмен билгеләп үттеләр. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күңелле бәйрәмне Светлана Гурлева җитәкчелегендә 18 комплексның "Надежда-18" ТИҮ командасы әзерләде. Кунаклар өчен «Эврика» яшүсмерләр клубының иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты, шулай ук конкурслар, мастер-класслар, аквагрим һәм спорт ярышлары белән анимация программасы оештырылды.
Йортлар буенча иң активларны һәм комплекс халкын йорт яны территориясен төзекләндерү өчен бүләкләделәр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 сентябрь 2019, 09:59