Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда яшь армияче мәктәп отрядлары арасында хәрби лазертаг буенча беренчелек узачак. Чара совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгы һәм Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов истәлегенә багышлана. Ярышлар ГЭС поселогының ял һәм мәдәният паркы территориясендә узачак.

17 сентябрьдә беренчелек Комсомол районы мәктәпләренең яшь армиячеләре отрядлары өчен, 18 сентябрьдә - Автозавод районы, 19 сентябрьдә - Үзәк районы мәктәпләре өчен узачак. Тезелү 10 нчы мәктәп территориясендә график буенча 15:00тән 18:00 сәгатькә кадәр булачак. 

Финал уенның район этапларында җиңгән командалар өчен 20 сентябрьдә узачак.

Пәнҗешәмбе, 12 сентябрь 2019, 11:29