Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышында катнашкан Әхәт Саин улы Борһановка 95 яшь тулды.

Әхәт Саин улы ТАССРның Әлки районы Карамалы авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. 1942 елның августында фронтка алына, 1944 елның октябренә кадәр сугыша. Курск дугасы сугышында катнаша. 1949 елдан туган авылында клуб мөдире, аннары Карамалыда авыл советы секретаре булып эшли.

1988 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Чаллы шәһәре Автозавод районы эчке эшләр бүлеге каршындагы ведомстводан тыш, сак бүлеге контроль-пропуск пунктында контролер сыйфатында эшли. ЭЭМнан лаеклы ялга киткән. Әхәт Саин улы күп еллар дәвамында Автозавод районы ветераннар Советының актив әгъзасы булып тора. Укучылар һәм балалар бакчалары, мәктәп укучылары белән актив хәрби-патриотик эш алып бара.

Дәүләт бүләкләре: «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, 1948; II дәрәҗә Ватан сугышы ордены,  Жуков медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады.

Пәнҗешәмбе, 12 сентябрь 2019, 14:01