Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге һәм аның составына керүче «Кече Шилнә авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге, шулай ук Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин, шәһәр чикләрен үзгәртү Тукай районы, Кече Шилнә авыл җирлеге адресы буенча урнашкан һәм Тукай муниципаль районы чикләре салынган җир кишәрлеген шәһәр территориясенә кушу максаты белән башкарыла, дип аңлатты.

Ленар Гыйзәтуллин ачык тыңлаулар нәтиҗәләре буенча, халык фикерен ачыклау өчен, беркетмә әзерләнәчәген билгеләп үтте. «Шәһәр һәм Тукай районы чикләрен үзгәртү инициативасын һәр муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнары уңай карарлар кабул иткән очракта тәкъдим итү мөмкин», - дип билгеләп үтте ул.

 Шуны билгеләп үтәргә кирәк, шәһәр һәм район вәкиллекле органнары уңай карарлар кабул иткәннән соң гына Чаллы ике муниципаль берәмлекнең чикләрен үзгәртү турындагы закон инициативасы белән чыгарга мөмкин. Гамәлдәге хокукый актлар нигезендә, йомгаклау беркетмәсе «Челнинские известия» һәм «Шәһри Чаллы» газеталарында басылачак, шулай ук Чаллы шәһәре Советы каравына тәкъдим ителәчәк.

Пәнҗешәмбе, 12 сентябрь 2019, 15:03