Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда беренче курс студентлары белән мәгълүмати очрашулар башланды. Беренче ике очрашу Казан инновацион университеты филиалында һәм В.Д. Поташов исемендәге.техник көллияттә узды.  Мондый очрашулар ел саен үткәрелә. Алар үзләрен шәһәрдә студентлар белән алып барыла торган эшне, гомумән, шәһәрнең яшьләр сәясәтен һәм тәрбия процессын тәкъдим итүнең яхшы формасы буларак күрсәттеләр.

Студентларга шәһәрнең яшьләр сәясәте өлкәсендә алып барылучы эшләр тәкъдим ителде.

Очрашуда катнашучыларга  хезмәт отрядлары эшчәнлеге һәм шәһәрнең ирекле хокук саклау хәрәкәте турында сөйләделәр. Очрашуны Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәгъдиев төгәлләде. Ул студентларга яшьләр эшмәкәрлеге һәм үзмәшгульләр турында сөйләде.

Очрашулар сентябрь ахырына кадәр югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында түбәндәге график буенча узачак: 13 сентябрь - «Челны-Холод» ААҖ каршындагы Сәүдә-технологик көллиятендә;

16 сентябрь - Яр Чаллы политехника көллияте; В.Г Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы; Медицина көллияте;

17 сентябрь – Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы, КФУның  Яр Чаллы институты; Кама техник - икътисад көллияте; Яр Чаллы педагогия көллияте; Яр Чаллы технология техникумы;

19 сентябрь-Яр Чаллы медицина көллияте; Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте;

20 сентябрь – Кама сәнгать һәм дизайн институты; КНИТУ-КАИның Яр Чаллы филиалы;

23 сентябрь-ТИСБИ идарәсенең Яр Чаллы филиалы; 24 сентябрь-Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты; Кама икътисад-хокук көллияте; 26 сентябрь-Сәнгать көллияте.

Җомга, 13 сентябрь 2019, 08:32