Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе Чаллының 65 микрорайонында ачылган 42 нче яңа мәктәпкә чираттагы блог-тур оештырды. Уку йорты буенча экскурсияне мәктәп директоры Вадим Матюшин һәм проект авторы, архитектор Елена Сафиуллина үткәрде. Чарага блогерлар гына түгел, шәһәрнең актив халкы, шулай ук мәгълүмат чаралары вәкилләре дә кушылды.

Мәктәп дизайнының төп тематикасы – КАМАЗ заводы. Бина коридорларында автогигантның төп логотибын, стильләштерелгән фрескалар һәм йөк машиналарының модель рәте тәкъдим ителгән постерларны очратырга мөмкин.

Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 16:10