Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда "Минем бизнес" илкүләм проекты эшли башлый.

20 сентябрьдә Яр Чаллы IT-паркында ТР Икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды «Эшмәкәрлек фабрикасы» белән берлектә «Нульдән миллиардка» 500 кешегә исәпләнгән шәһәр эшмәкәрлек форумы оештыра. 

Форумның хедлайнеры - «Акульчев» ҖЧҖ генераль директоры, «А1 кондитер комбинаты» ҖЧҖ президенты, «Татарстан Республикасы триатлон Федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасы президенты Сергей Акульчев.

Форумда Татарстанның яңа эш башлаган һәм гамәлдә булган эшмәкәрләр, экспертлар, компанияләр җитәкчеләре, шәһәр хакимияте һәм ММЧ вәкилләре катнашачак.

Форум программасына Сергей Акульчевтан «Нульдән миллиардка» дигән авторлык мастер-классы, эшләп килүче эшмәкәрләрдән 1 миллионнан артык табыш кергән бизнес-аңлатмалар, Яр Чаллының иң яхшы эш башлаучы эшмәкәрләре бизнес-проектлары күргәзмәсе кертелгән.

Форум Татарстан Республикасында эшмәкәрлек хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Белешмә өчен телефон: 8 962 575 86 98


Җомга, 13 сентябрь 2019, 13:48