Эшлекле дүшәмбе вакытында Чаллы шәһәрендә ярминкәләр оештыру һәм үткәрү турында Башкарма комитетның Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү идарәсенең Кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова сөйләде.
«Ярминкә эшчәнлеге дәүләт сәясәтенең мөһим инструменты, ирекле базар үсешенең нәтиҗәле чарасы булып тора, сәламәт конкуренция тудыра һәм социаль-икътисадый нәтиҗәгә ия. Ул товарларны тышкы һәм эчке базарларга этәрергә ярдәм итә, товар һәм продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында бәйләүче буын булып тора», - дип билгеләп үтте ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 09:07