Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтвәгыйз Мөхәмәтдин улы Мөхәммәтдиновка 95 яшь тулды.

Мөхәммәтвәгыйз Мөхәммәтдин улы Сарман районы Сарсаз авылында туган. Урта мәктәпнең 9 сыйныфын тәмамлый. 1942 елда фронтка алына, III украин фронтында хезмәт итә. 1954 елда өйләнә. Сугыштан соң 1986 елга кадәр туган авылында механизатор булып эшли. 1986 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Германияне Җиңгән өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 

Бөек Ватан сугышы ветераны Галина Степановна Митрофанова да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Галина Степановна Яр Чаллы шәһәрендә туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Татарстан совхозында төрле эшләрдә йөри. 1950 елда гаилә корып җибәрә. Лаеклы ялга чыкканчы йорт төзү комбинатында штукатур-маляр булып эшли. Ире белән 3 бала тәрбияләп үстергән, 10 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Галина Степановна «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия президенты Владимир Путин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән юбилярга Комсомол районы башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисләре Фирдәүсә Миндубаева һәм Зәйтүнә Юлушева котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Бөек Ватан сугышы ветераны Галина Андреевна Андриановага 90 яшь тулды.

Галина Андреевна Буа районының Иске Борындык авылында туа. Сугыш елларында туган авылында эшләгән. 1950 елда Рига (Латвия) шәһәренә күчеп килә, анда ит комбинатында эшли. Таҗикстанда, Казакъстанда һәм Үзбәкстанда яши. 2010 елда Яр Чаллыга кайта. Ире белән 3 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Митрофановна Павлова да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә  Надежда Митрофановна Курск өлкәсенең Гуторово авылында туа. Сугыш елларында туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң Курск шәһәрендә тегү фабрикасына урнаша. 1957 елда кияүгә чыга. 1970 елда пенсиягә чыкканчы кибеттә сатучы булып эшли. Надежда Митрофановна 2 бала тәрбияләгән, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбилярларга Россия президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләк һәм котлау сүзләрен Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов тапшырды.

Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 14:13