Чаллыда мәктәп укучылары һәм студентлар өчен беренче чиста уеннар узды. Ф.Табеев исемендәге Яр буенда 28 укучылар белән укытучылар һәм ата-аналар командасы калдыкларны аерым җыюда ярыштылар. Бер сәгать эчендә анда катнашучылар гомуми авырлыгы бер тоннадан артык булган 162 капчык чүп-чар җыйдылар. Чиста уеннар тәмамланганнан соң эшкәртүгә 300 кг пыяла, 108 кг пластик, 75 кг металл, 440 кг шина һәм 55 данә батарейка җибәрелде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 14:57