Мы в социальных сетях

Гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренә цифрлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна сатып алу чыгымнары компенсацияләнәчәк. Әлеге карар цифрлы эфир телевизион тапшыруларга күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителде. 

Компенсация цифрлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә, ләкин җиһазларның һәр төре буенча 1000 сумнан да артмый.

Компенсация алу хокукы: бер кешегә уртача айлык пособие алучы, керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күпбалалы гаиләләргә; җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган инвалид балалары булган, балага айлык пособие алучыларга, ялгыз яшәүче пенсионерларга (пенсионерлардан торучы гаиләләргә), 70 яше тулган, җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмаган пенсионерлар (пенсионерлардан торучы гаиләләргә); инвалидлар (инвалидлардан торган гаиләләр), җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмаган пенсионерлар (пенсионерлардан торучы гаиләләргә) бирелә.

Компенсация билгеләү өчен, 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

- йорт хуҗалыгының һәр әгъзасының компенсация билгеләү турында гариза биргән айга кадәрге өч айдагы керемнәрен раслый торган документлар;

- цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен сатып алынган цифрлы телевизион приставка һәм (яки) телевизион антенна өчен түләүне раслаучы документ.

Балага айлык пособие алучы балалы гаиләләр керемнәр турында документлар бирү зарурлыгыннан азат ителә.

Дүшәмбе, 14 октябрь 2019, 12:43