Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пермь краеның Краснокамск шәһәрендә 2002-2003 елгы егетләр һәм 2004-2005 елгы кызлар арасында атказанган спорт мастеры Василий Швай истәлегенә багышланган самбо буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Турнирда Ханты-Манси автономияле округы, Алтай крае, Киров өлкәсе, Пермь крае, Ярославль, Свердловск өлкәләре, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре командалары чыгыш ясады. Барлыгы 220 катнашучы бар иде.

«Заман» яшьләр үзәге самбочысы Даниил Ширковский (тренеры Владимир Тимофеев) Яр Чаллы һәм Татарстанны лаеклы тәкъдим итте, 60 кг га кадәр авырлык категориясендә 3 нче урынны алды.

Дүшәмбе, 16 сентябрь 2019, 16:14