21 сентябрь көнне О.Кухаренко исемендәге картодромда «КАМАЗ-мастер» командасы призына шәһәр студентлары арасында картинг буенча Бөтенроссия турниры узачак. Ярышлар 09:30да башлана, керү ирекле.
Турнир шәхси зачетта, студентлар арасында, һәвәскәрләр категориясендә, «ХОББИ», «ХОНДА-270» класслы прокат карталарында үткәрелә. Яр Чаллы һәм Мәскәүдән барлыгы 18 студент катнашты.
Алар арасында:
1. Кирилл Гарифуллин – «Станкин» МДТУ (Мәскәү шәһәре);
2. Анатолий Мизюкаев – Н.Э. Бауман исемендәге МДТУ (Мәскәү шәһәре);
3. Рифат Сафин – Л. Б. Васильев исемендәге КДАМТ;
4. Айдар Әхтәмов – педагогия көллияте;
5. Иван Шнырев – педагогия көллияте;
6. Айнур Ганиев – В.Г. Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы;
7. Данил Исламов – В.Г. Тимирясов исемендәге КИУның Яр Чаллы филиалы «Нур» яшьләр үзәге;
8. Александр Нужин – КФУның Яр Чаллы институты;
9. Кәрим Кадыйров-КФУның Яр Чаллы институты;
10.Илнар Сафин – КФУның Чаллы институты;
11.Евгений Коренчук - КНИТУ-КАИ Яр Чаллы филиалы;
12. Линар Фазлуллин - КНИТУ-КАИ Яр Чаллы филиалы;
13. Исмәгыйл Сафин-Яр Чаллы технология техникумы;
14. Алмаз Әхкиямов – Яр Чаллы технология техникумы;
15. Кәрим Нәбиуллин – Яр Чаллы технология техникумы;
16.Вячеслав Хачатуров – Яр Чаллы ТИСБИ;
17.Айнур Кашапов – Яр Чаллы ТИСБИ;
18.Риназ Асылхуҗин – В.Д. Поташов исемендәге Техник көллият.
Ярышларда җиңүчеләргә дипломнар һәм «КАМАЗ-мастер» командасыннан призлар тапшырылачак. Моннан тыш, тамашачылар лотереяда катнаша һәм бүләкләр ала алачак, шулай ук оештыручылардан махсус бүләк алачак иң яхшы ярдәм төркеме дә ачыкланачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 20 сентябрь 2019, 11:33